Менделеевскиның "Өмет яры" приюты карамагындагы балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Өмет яры" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне тоту  кагыйдәләренә багышланган чара уздырылган. Әлеге чараның максаты янгын һәм ут турында алдан җыелган белемнәрне системага салу, кабат хәтердә яңартудан гыйбарәт.
Приют белгечләре тарафыннан "Көнкүрештә куркынычсызлык" дигән презентация күрсәтелгән. 
Үзләштерелгән мәгълүматны беркетү өчен  балаларга янгын турында күрсәтмә материаллар, белешмәләр таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International