Биектау районының аз тәэмин ителгән гаиләләренә Һәвәскәрләр хоккей лигасы әгъзалары хәйрия ярдәме күрсәткән

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Биектау районында Һәвәскәрләр хоккей лигасының "Безнең", "Ак тимер", "Сувар", "Ястреб" командалары башлангычы белән уен тәмамланганнан соң күп балалы гаиләләргә көнкүреш техникасы бүләк итү тантанасы узган. Чара Боз сараенда үткәрелгән.  Хәйрия чарасы барышында командаларның  капитаннары, шулай ук "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе нотык тоткан. Һәвәскәр хоккей лигасы киләчәктә дә районның аз тәэмин ителгән гаиләләренә ярдәм күрсәтеп торырга  сүз биргән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International