Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә яшүсмер-кызлар белән эшкә нәтиҗәләр ясалды

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" комлпекслы үзәгендә  агымдагы елда "Аист" консулькласс" программасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Оештыручылар сүзләренә караганда, "Аист" консульткласс утырышларында яшүсмерләр өчен мөһим темалар карала. Аларның төп максатлары үсеп килүче буында  үзләренең сәламәтлегенә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру, балигъ булмаганнар арасында иртә йөккә узуны кисәтүдән гыйбарәт.
Белгечләр сүзләренә караганда, хисап атнасында әлеге программада 40 балигъ булмаган яшүсмер кыз катнашкан. Дәресләр ай саен район үзәк сырхауханәсе терапевты Светлана Малькова ярдәме белән үткәрелгән. Ул кызларга дөрес, файдалы мәгълүмат биргән. Кызлар белән шулай ук бирелгән материалны үзләштерүгә тест, күнегүләр, тренинглар да уздырылган.  Һәрбер утырыш материалы  видеопрезентация белән үрелеп барган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International