ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Республика Татарстан" газетасы корреспонденты белән очрашачак. 
Республиканың балалар йортлары, интернатлары, шул исәптән “Кама таңнары” приюты балалары ел саен “Татэнергосбыт”  тарафыннан уздырылучы иҗат конкурсында катнашканнар. 
Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы И.Солтанова һәм  белгеч Л.Горюшева 9-10 яшьлек 10 бала өчен “Минем планнарымда бары тик уңыш” дигән төркемле чара уздырганнар.
Кукмараның  “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  юл иминлеге кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы һәм Кукмараның  ЮХИДИ дирекциясе башлыгы белән берлектә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара уздырганнар. 

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт бинасында төбәкләр белән селектор киңәшмә булып узды. Биредә 9 нче октябрьдә  РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец уздырган рәсми булмаган мәшгульлекне киметү турында киңәшмә беркетмәсен тормышка ашыру мәсьәләсе каралган.  Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашкан. 

Казанның  коляскадагы баскетболчылар командасы  шушы көннәрдә Литвадан кайтты. Анда коляскалы баскетбол буенча  халыкара турнир узды. 
Бу ярышта Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр дә катнашкан.  Конкурста берничә тур булган. Аларда катнашучылар үзләренең кыяфәтләрен генә түгел, интеллектуаль мөмкинлекләрен дә күрсәткәннәр.  
 Турнирга 18 яшькә чаклы  инвалид балалар чакырылган. Шашка буенча турнирда Кукмарадан Айгиз Ризванов, кызлар арасында исә Шәмәрдән бистәсеннән  Галина Гороховатченко җиңгән. 

Менделеевскиның “Берег  надежды” комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен ат-спорт базасына кызыклы экскурсия оештырганнар. Ат дворында балаларны биредә эшләүче Люция Алибаева каршы алган. Ул атларның токымнары турында гына сөйләп калмаган, һәрберсенең аермалы якларын да аңлатып узган.  

Кукмараның “Тылсым” комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен “Бөтен җәмгыять белән ришвәтчелеккә каршы” дигән темага түгәрәк өстәл узган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International