Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Утырыш Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә узды.
Координация советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; икътисад; финанс; төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы; транспорт һәм юл хуҗалыгы; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы; транспорт һәм юл хуҗалыгы; сәнәгать һәм сәүдә; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы буенча суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе, ТР буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт статистикасы федераль хезмәте, Татарстан Республикасы профсоюзлар һәм эш бирүчеләр федерациясе вәкилләре дә актив катнаштылар.
Утырышта Казан, Зәй шәһәрләре, шулай ук Чистай, Әгерҗе һәм Чирмешән районнарында урнашкан бурычлы оешмаларның җитәкчеләре, алар белән бергә шушы муниципаль берәмлекләрдә тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча җирле ведомствоара комиссияләрнең рәисләре дә чакырылган иде.
Нәтиҗәләр ясап, шуны әйтергә була: Координация советында каралганнан соң, Прокуратурага Алексеевск районы “Ясная поляна” “Сөт иле” ҖЧҖ филиалы эшчәнлеген тикшерергә тәкъдим ителгән.
Башка бурычлы предприятиеләр, бурычларын 2015 нче елның 1 нче гыйнварына түләп бетерү шарты белән Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.