ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенгә  республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,74%ны тәшкил итә.
17 нче декабрьдән алып 23 декабрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 838 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 426 сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 129 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Яр Чаллыда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 42  кешегә  артып, 2061 не тәшкил итә.
28 нче гыйнвар көнне Рөстәм Абязов җитәкчелеге астында La Primavera  Казан камера оркестры икенче чираттагы хоспис төзелеше өчен хәйрия концерты бирәчәк. Концертта чын йолдызлы компания: Равил Шәрәфиев, Илья Славутский, Анастасия, ватерполист Ирек Зиннуров һәм җырчы Эльмира Калимуллина катнашачак.  
Яр Чаллының "Асылташ"  балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге "Солнечный зайчик" дигән бишенче  республикакүләм балалар конкурсында катнашкан.  Конкурс "Татэнергосбыт" ААҖ тарафыннан  балаларга электр энергиясен экономияләргә өйрәтү максатыннан чыгып үткәрелә.
Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече тарафыннан район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышы уздырылган. 
Кукмарада урнашкан "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы "Наз" социаль-тернәкләндерү  бүлекчәсендә  өлкән яшьтәге гражданнар өчен "Бөтен җәмгыять белән ришвәтчелеккә каршы" дигән темага түгәрәк өстәл узган.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә Чистайда "Үзеңнең йөрәгеңне ач" дип исемләнгән эшләүче яшьләр фестивале уздырылган. Биредә Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре дә катнашкан.
Арча районындагы "Шәфкать үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре  "Язмыш бүләк иткән очрашулар" дигән иҗади кичә оештырганнар. Түгәрәк өстәл артында  өлкән яшьтәге кешеләр җыелган.
Чистай районы "Балкыш"  комплекслы үзәге каршындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында түгәрәк өстәл узган. Әлеге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Д.Иванов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Задворнова, МСЭ бюросы баш табибы Х.Исмагилов һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International