15 нче декабрьдән 19 нчы декабрьгә чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясеннән килгән мәгълүматка караганда, 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
11 нче декабрьдә үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы "Казанстройтехника" ҖЧҖ ендә булган. Четаев урамында урнашкан торак йорт төзелешендә башня краны кабинасында машинистны аңсыз хәлендә табып алганнар. Алдан килгән мәгълүматларга караганда, 17 нче декабрьдә ул аңына килмичә сырхауханәдә үлеп китә.
Хисап атнасы өчен авыр бәхетсезлек очрагы 12 нче декабрьдә булган. Алабуганың "Йорт төзү комбинаты" ҖЧҖ Алабуга предприятиесендә эшләүче җыючы-каплаучы агач панель каркасын җыйган чакта кадак суыргыч белән эшли. Шул чакта суырылган кадакның бер өлеше очып китеп, хезмәткәрнең күзен җәрәхәтли.
15 нче декабрьдә Яр Чаллының "Каматранссервис" ААҖ машина йөртүчесе зыян күргән. "Актанышское ХПП" ААҖ территориясендә ашлыкны япкан чакта аягы таеп китеп, автомобиль кузовыннан җиргә егылып төшә. Нәтиҗәдә, умырткасында компрессияле сыну теркәлә.
Узган хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.