Яр Чаллының "Доверие" үзәге карамагындагы балалар "Олимпия" иленә сәяхәт кылганнар

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Яр Чаллының "Доверие-Ышаныч"  комплекслы үзәге белгечләре  "Олимпийский" спорткомплексында  15 тулы булмаган гаилә өчен чара уздырганнар. Аларда балаларын әтиләре ялгызы үстерә.
Экскурсиянең максаты сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт булган.
Балалар һәм алар белән бергә килгән өлкәннәр комплексның спорт секцияләре эшчәнлеге турында мәгълүмат алганнар, бирегә кабул итү шартлары белән танышканнар.  Аннан соң балаларга  бассейнда йөзәргә тәкъдим ителгән.
Бассейннан соң балаларны хәйрия ашы белән сыйлаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International