Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Видеоконференция барышында министр чираттагы тапкыр рәсми булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшне активлаштыруга басым ясаган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренд исә халыктан формаль булмаган эш мөнәсәбәтләре, минималь хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләү, хезмәт хакын ковертта бирү очраклары турында хәбәр итү өчен “кайнар линия” телефоннарын эшләтеп җибәрү бурычы куелган.
Шулай ук җитәкчеләргә Украинадан килгән гражданнарның стационар социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын тикшерү бурычы куелган.
Аннан тыш, көн кадагында учреждениеләрдә Яңа елда янгын куркынычсызлыгы режимын активлыштырырга кушылган. Районнарда, шәһәр округларында социаль яклау органнары җитәкчеләре карамактагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен террорга каршы тору предметына һәм янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерергә тиеш булачак.