Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында “соры” хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Статистика мәгълүматларына караганда, 2014 нче елның мартында Татарстанның “соры” хезмәт базарында 350 мең кеше эшләгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләгәнчә, “соры” хезмәт базары булу Пенсия фондына иминият кертемнәренең тиешле дәрәҗәдә түләнмәвенең бер сәбәбе ул. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец белән 9 октябрьдә узган киңәшмәдә РФ субъектлары алдына рәсми булмаган мәшгульлекне киметү бурычы куелган иде. Бу адым исә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүне арттырырга булышырга тиеш.
Министрлыклар, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашкан бүгенге киңәшмәдә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренә өстәмә чаралар күрү бурычы куелды. Моның өчен һәр районда эшләп килүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне рәсмиләштерү буенча ведомствоара комиссия составын атуальләштерергә, аның эшен активлаштырырга кирәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, 2015 нче елның 1 нче июленә эшли торган яшьтә булып та эшләми торган затларның саны 30%ка кимеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре күләме 10% ка артырга тиеш.
Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, социаль яклау органнары социаль яклау чаралары алуга бирелгән гаризалар арасында хезмәт хакы турындагы белешмәләрне тикшерергә тиеш булалар. Әгәр дә социаль яклау органына тәкъдим ителгән белешмә буенча хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән, яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, бу белешмәләр җирле комиссияләргә тапшырылачак. Үз чиратында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре алдында да үзенчәлекле бурыч куела. Теге яки бу эш урыныннан азат ителгән кешенең хезмәт хакы турында белешмәсендә минималь хезмәт хакы күләменнән, яшәү минимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы күрсәтелгән икән, аның эш бирүчесе, яки предприятиесе дә җирле комиссиягә хәбәр ителәчәк. Мондый предприятиеләрнең исемлеге даими рәвештә коммиссиягә тапшырылып торачак.
Аннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә гражданнар рәсми булмаган мәшгульлек очраклары турында хәбәр итә алсын өчен, “кайнар линияләр” эшли башларга тиеш. Министр сүзләренә караганда, бу һәм башка чаралар билгеле бер күләмдә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерергә ярдәм итәргә тиеш.
Киңәшмә ахырында министр Эльмира Зарипова шуны билгеләде: хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерүдә муниципаль берәмклекләр үзләре кызыксынган булырга тиеш, чөнки әлеге эш җирле казнага акча, салымнар кертүгә, шуның белән район казнасының керемле өлешен арттырырга ярдәм итә.