2015 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 11 нче гыйнварга чаклы ял көннәре булачак

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның  күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә. 

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8 нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак.

7 нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2015 нче елда 3 һәм 4 нче гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәр шимбә һәм якшәмбегә туры киләләр. 

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә  эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне бәйрәмнән соңгы көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2015 нче елда 3 гыйнвар шимбә көне ялы 9 нчы гыйнварга, якшәмбе 4 нче гыйнвардагы ял көне 4 нче майга күчерелә.

Шулай итеп, 2015 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 11 нче гыйнварга чаклы ял итәбез.

2014 нче елның 31 нче декабре бәйрәм алды көне булганлыктан, РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә ул көнне  эш  сәгате 1 сәгатькә кыскара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International