ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
       Кичә   “ИЗГЕЛЕК” инвалидларны тернәкләндерү үзәге”  дәүләт автономияле социаль ярдәм күрсәтү учреждениесендә республика күләмендә “Нервлары какшаган инвалидларны дәвалауда хәрәкәт белән тернәкләндерүнең роле”   дигән темага  семинар үткәрелде. 
Шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты оештырылды.
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.  Чакырылучылар арасында Бөгелмә шәһәре һәм районы инвалидлар җәмгыяте рәисе И.Хаков һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмәдәге оешмасы вәкиле дә булган.
Бу көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы “Социаль педагогика” программасы буенча квалификация үстерү курсларында укып кайтты.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында  “Язгы мәрхәмәт атнасы”  игълан ителгән иде. Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм биредә хезмәт куючылар да әлеге изге акциядә катнашырга активлык белдерделәр. Һәр специалист атна дәвамында башкарылачак эш планын тәкъдим итте. Әлеге акциянең максаты җәмәгатьчелекнең иҗтимагый мәсьәләләргә игътибарын арттырып, социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән күбрәк аралашу, җылы мөнәсәбәт урнаштырудан гыйбарәт булган. 

Шода авылында  яшәүче Хәлиуллина Разия Хәлиулла кызына  28 апрель көнне 90 яшь тулды.
1 нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре арттерапия һәм хезмәт терапиясе  элементлары белән социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Кояшлы кеше" дигән чара уздырдылар.
Бу җәмгыятьнең аермалыгы шунда - предприятие серия продукциясен даими рәвештә камилләштерү,  тәкъдим ителә торган җиһазлар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, шулай ук  базарның үзгәрүчән шартларына һәм заказчыларның таләпләренә бәйле яңа продукция эшләү чыгару һәм уйлап табуга зур игътибар бирә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бер генә ветеран да игътибарсыз калмый.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" Федераль законны тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара РФ Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International