Бу көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы “Социаль педагогика” программасы буенча квалификация үстерү курсларында укып кайтты. Ул “Үсештә тайпылышлары булган балаларның коммуникатив потенциалын үстерүдә инновацион технологияләр куллану” дип исемләнгән тема буенча беллем алды. Чара “Апрель” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә оештырылды.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре үзенчәлекле балалар һәм әти-әниләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Даун, аутизм синдромы һәм үсеш ягыннан авыручы балалар белән дөрес аралашу,алга китеш өчен эштә өстәмә мәгълүмат чаралары куллану буенча сораулар күтәрелде.Семинар вакытында бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырылган иде. Шушы курсны оештыручылар барлык кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар бирделәр.
Билгеләп үтәргә кирәк, курслар инвалид балалар белән эш оештыру буенча “Россия Федерация гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” Федераль закон нигезендә үткәрелде.