ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2015 ел
җомга
Бүген Юлашев Әхәт Гайнул улы Республиканың “Татарстан Республикасы ветераннар союзы” ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе  туган көнен билгеләде. Әхәт Юлашевның хезмәте 1946 елда Мәскәү хәрби-авиация училищесында башланды. Шуннан ул бөтен Советлар Союзы буенча радиотехника гаскәрендә хезмәт итә, Афганистанда командировкада була.
 

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп,  хәбәр итә.  
Яр Чаллының “Асылташ” социаль-тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган интеллектуаль уен - “Брейн Ринг – 2015” быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылды.
Кичә Яшел Үзәннең балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спорт ярышлары узды. Биредә Яшел Үзәннең психоневрология интернатында яшәүчеләр дә актив  катнашты. 
Кичә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бер төркем яшүсмерләрне  Казандагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына экскурсиягә алып бардылар.

Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “hәйкәлләргә юл” акциясе уздырылды. Бу уңайдан Урдалы авылы социаль хезмәткәрләре узләренең карамагындагы  сугыш ветераннарының каберләрен җыештырыга булыштылар  hәм  сугышта һаләк булган авылдашларына багышланган hәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр.


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада “Түбән Каманың 50 еллыгына – 100% квалификацияле эшчеләр” проектына багышланган “Түбән Каманың һөнәрләр фестивале” оештырылды. Бу чара Түбән Кама районы мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмалар эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп,  хәбәр итә


Бүген Зәй районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина хатын-кызларга тантаналы рәвештә истәлекле “Непокоренные - Буйсынмаганнар” медале тапшырды. 

2015 елның 28 апрелендә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат Сараенда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган тантаналы чара оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International