Яр Чаллының "Изгелек" үзәгендә тернәкләндерү үзәге белгечләре өчен семинар уздырылган

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кичә   “ИЗГЕЛЕК” инвалидларны тернәкләндерү үзәге”  дәүләт автономияле социаль ярдәм күрсәтү учреждениесендә республика күләмендә “Нервлары какшаган инвалидларны дәвалауда хәрәкәт белән тернәкләндерүнең роле”   дигән темага  семинар үткәрелде. Семинарның төп бурычы белгечләрне өр-яңа тернәкләндерү жиһазлары белән эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт иде. Республиканың  унбиш районыннан килгән белгечләр үзләренең белемнәрен теория һәм гамәли яктан киңәйтеп, ООО "РехабМедикал", ООО "Актив" оешмалары оештырган мастер-классларда катнашып, яңа жиһазлар белән эшләргә өйрәнеп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International