Бөгелмәнең 1 нче урта мәктәбе укучылары "НПО НТЭС" ҖЧҖдә булып кайттылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең 1 нче урта мәктәбе укучылары өчен  "НПО НТЭС" ҖЧҖнә экскурсия оештырылды.  Бу җәмгыятьнең аермалыгы шунда - предприятие серия продукциясен даими рәвештә камилләштерү,  тәкъдим ителә торган җиһазлар һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, шулай ук  базарның үзгәрүчән шартларына һәм заказчыларның таләпләренә бәйле яңа продукция эшләү чыгару һәм уйлап табуга зур игътибар бирә.
Экскурсовод сөйләгәннәрдән балаларга шул мәгълүм булган:  кадрлар әзерләү, персонал белән яхшы итеп идарә итү - предприятиенең төп шартларының берсе. Яхшы белгечтән башка бер генә станок та эшләмәячәк.  Фәнни яктан күләмле, югары технологияле производство өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк.
Әлеге чарада 27 кеше катнашкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International