Шушы көннәрдә “Наз” тернәкләндерү булекчәсендә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты оештырылды. Концерт Диана Михайлованың “Алые паруса” исемле җыры белән башланып китте. Илья Давыдов, Андрей Игнатьев, Диана Васильева башкаруындагы җыр тернәкләнүчеләр күңелен күтәреп җибәрде. Концерт “Ромашка”, “Венский вальс” биюләре белән дәвам итте. Укытучылар да читтә калмадылар: Людмила Мамыкова, Юлия Павлова, Лидия Асакова һәм Надежда Спиридонова үз сәләтләрен җыр аша күрсәттеләр.
“Наз” да тернәкләнү узучы тыл ветераннары, хезмәтчәннәре, инвалидлар Утра Көшкәт мәктәбеннән килгән укытучылар hәм укучылар коллективына теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.