Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.  Чакырылучылар арасында Бөгелмә шәһәре һәм районы инвалидлар җәмгыяте рәисе И.Хаков һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмәдәге оешмасы вәкиле дә булган.
Җыелган кешеләр игътибарына "2014-2020 нче елларга ТР халкының мәшгульлегенә булышлык итү"  программасын тормышка ашыру тәртибе турында мәгълүмат җиткерелгән. Мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштырганда эш урыннарын җиһазлау өчен тотылган чыгымнарны тулысынча яки өлешчә кайтару турында сөйләнгән. Квота буенча эшкә урнаштыру мәсьәләсе аерым тикшерелгән.
Чарада 12 эш бирүче катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International