Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясенә йомгак ясадылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында  “Язгы мәрхәмәт атнасы”  игълан ителгән иде. Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм биредә хезмәт куючылар да әлеге изге акциядә катнашырга активлык белдерделәр. Һәр специалист атна дәвамында башкарылачак эш планын тәкъдим итте. Әлеге акциянең максаты җәмәгатьчелекнең иҗтимагый мәсьәләләргә игътибарын арттырып, социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән күбрәк аралашу, җылы мөнәсәбәт урнаштырудан гыйбарәт булган. 

Атналыкның беренче көне изгелек, игелек кануннарына өндәгән акция символикасы белән эшләнгән эмблемалар таратудан башланды. Интернатта яшәүче активистлар интернат белән генә чикләнеп калмыйча, шәһәр үзәгендә төрле изге теләкләр язылган күбәләк, күгәрчен формасындагы кәгазьдән эшләнгән смайликлар таратты. Сәламәтлекләре чикле төрле яшьтәге “Юлдаш”лылар  күтәренке кәеф, ягымлы елмаю, матур сүзләре белән узган-барган һәр кешене сәламләде. Шулай ук  “Юлдаш” реабилитологлары тарафыннан алдан әзерләнгән “Йөрәктән йөрәккә” лозунгы  астында нәфис фильм күрсәтелде.

21 апрель «Дуслык көне» буларак узды. Шул уңайдан  «Юлдаш» интернат-йортының яшь инвалидлар бүлеге ятим балалар йортында иҗади концерт программасы белән кунакта булып кайттылар. Алар йөрәккә якын җылы сүзләрен, ягымлы карашларын, күтәренке кәефләрен, дуслык рухын һәр сабыйга өләшеп, биредәгеләрнең күңелләрен күрделәр. Лилия Әглиуллина башкаруындагы җыр, Александр Шартов белән Оксана Большакова тәкъдим иткән коляскадагы бию номерын озак алкышлады тамашачы. Аклык, сафлык, яктылык, тынычлык, дуслык символы буларак, тамашачыларга үз куллары белән эшләнгән ап-ак күгәрченнәр бүләк иттеләр. «Юлдаш» житәкчелеге исеменнән әзерләнгән тәм-том ризыклары сабыйларның күңеленә хуш килде.
Балалар йортындагы сабыйлар да кунакларны үз концерт номерлары белән сөендерде. Алар башкаруындагы һәр шигырь, жыр дуслык, якташлык хисләре белән сугарылган иде. «Юлдаш»тан килгән кунакларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Тормышта кыйналган, сыналган, бик күп авырлыклар белән очрашкан төрле буын вәкилләре бүгенге бу очрашуда берләште, күңел түрендәге иң җылы хисләре белән уртаклашты.  

22 апрель көнне «Юлдаш»ның яшь инвалидлар бүлеге «Георгий тасма»сы эстафетасын кабул итте. Яшь буында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү өчен күп көч түккән тыл һәм хезмәт ветераннарына карата хөрмәт, кадер, ихтирам хисен тәрбияләү ниятеннән, Бөек Җиңү символы - «Георгий тасмасы» таратыла. Әлеге истәлекле тасманы беренчеләрдән булып түшләренә интернатта яшәүче Бөек Ватан сугышы хезмәт ветераннары такты. Соңыннан яшь инвалидлар арасындагы активистлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, изге теләкләрен житкереп, шәһәр халкына да өләште.

«Яхшы сүз – җан азыгы» дигән әйтем яши халыкта. Гасырдан-гасырга, телдән-телгә күчеп, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган әлеге әйтем, бүгенге чараның максаты иде. 23 апрель көнне Бөек Җиңунең 70 еллыгы уңаеннан интернатта яшәүчеләрне әлеге зур тантаналы бәйрәм белән котларга Кадет мәктәбе укучылары концерт программасы белән кунакта булды. Сугыш темасын яктырткан җырлар, шигырьләр, биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Концертны кадетлылар «Георгий тасма»ларын таратып тәмамлады. Кичәдән соң барысы бергә истәлек өчен күмәк фотога төштеләр.

Акциянең бишенче көне – «Игелекле хезмәт күрсәтү» исеме белән игълан ителде. Интернат хезмәткәрләре күрше бинада яшәүче сәламәтлеге чикле инвалид кыз Елена Лаврентьеваның һәрдаим хәлен белеп торалар. Елена йомшак уенчыклар бик ярата. Шуңа күрә «Юлдаш» җитәкчелеге аңа күчтәнәчкә  зур сары аю һәм татлы тәм-том алды. Таныш йөзләрне күргәч, Лена бик сөенде. Хәле авыр булуга карамастан, алып килгән бүләкләр өчен үзенчә рәхмәт әйтеп ишарәләде. Урын өстендә яткан Еленаның елмаерга тырышуын күреп, «Юлдаш» хезмәткәрләренең күзеннән яшь тамчылары тәгәрәде. Тумыштан ук шундый авыр хастасы булып та, башкаларга елмаю бүләк итәргә омтылган Елена чынлап та үзендә зур соклану уятты.

25 апрель көнне «Юлдаш»ның яшь инвалидлар бүлеге «Мәңгелек ут»ка чыршы һәм нарат ботакларыннан  үз куллары белән эшләнгән веноклар куеп кайттылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аларның батырлыклары алдында баш иделәр.

26 апрель көне «Минем гаилә» темасына багышланды. Бу көнне «Юлдаш»та «Мәхәббәт, изгелек һәм бәхет ярында» дип аталган чара булып узды. Интернатта туганлык җепләре белән бәйләнгән кан-кардәшләр һәм гаилә корып яшәүче парлар бар. Бу көнне алар үзләренең «тормыш китабын» ачып кайбер серләре белән уртаклаштылар, гаилә архивындагы фотоларын күрсәтеп, истәлекле вакыйгаларын барладылар. Әлеге очрашу бергәләшеп «фотоколлаж» төзү белән тәмамланды.

27 апрель көнне Республика күләмендә игълан ителгән ирекле «Язгы мәрхәмәт атнасы» акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Шәһәрнең үзәк Скарятин паркында «Шәфкатьлелек маршы» исемле зур чара билгеләнеп үтте. Анда атна дәвамында изгелек кылучы, яхшы гамәлләре белән башкаларны сөендереп, кәефләрен күтәреп, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары белән аерылып торучылар төрле номинациядәге жиңүләргә иреште. Чистай шәһәренең Картлар һәм инвалидлар йорты «Юлдаш» та әлеге чарада бик актив катнашты һәм «Иң яхшы социаль оешма» дипломы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International