Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен чаралар уздырдылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
1 нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре арттерапия һәм хезмәт терапиясе  элементлары белән социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен "Кояшлы кеше" дигән чара уздырдылар. Социаль педагог балалар өчен курчакларның барлыкка килү тарихы, аларның кеше тормышында тоткан роле, халыкның кул эшләнмәләренә нинди мәгънә салуы турында сөйләп киткән.
Балаларда дәреснең гамәли өлеше аеруча зур кызыксыну уяткан. Бу өлешендә аларга  кул астындагы материаллардан, бигрәк тә юкә кабыгыннан  курчаклар ясау техникасына өйрәнгәннәр.  Һәр бала үзе теләгәнчә үзенең шәхси "Кояшлы кешесен" ясап куйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International