Министр Эльмира Зарипова РФ Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетында чыгыш ясады

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" Федераль законны тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Чара РФ Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетында узды. Түгәрәк өстәл эшендә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары А.Вовченко, РФ икътисади үсеш министрлыгының иннвацион үсеш департаменты директоры А.Е.Шадрин, РФнең төрле төбәкләренең социаль үсеш департаментлары һәм идарәләре вәкилләре катнашты.
Эльмира Зарипова "Норматив-хокукый шартларда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүне оештыру буенча ТР тәҗрибәсе" темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, 442 нче Федераль закон белән билгеләнгән яңа норматив-хокукый пространство формалашу кысаларында Татарстанда 21 норматив-хокукый акт, шул исәптән 1 ТР Законы, 15 ТР Хөкүмәте карары, 5 министрлык боерыгы кабул ителгән. Оештыру мәсьәләләре хәл ителгән. Яңа закон бушлай социаль хезмәтләр алуга хокукы булган гражданнар категориясен киңәйтергә ярдәм иткән.
Инвалидлар, инвалид балаларны даими рәвештә караучы гражданнар өчен социаль хезмәтләр яңартылган. Бу хезмәтләрне күрсәтү буенча эш республиканың һәр муниципаль районында эшләп килүче гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләренә йөкләнгән. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән эшнең нигезенә  "Домашнее визитирование" технологиясе салынган. Берничә яңа дәүләт хезмәтләрен тормышка ашыру өчен яңа программа продукты эшләтеп җибәрелде. Бу тармак белгечләренең эшен күпкә җиңеләйтергә ярдәм итте. Социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар да әлеге программа продуктына тоташтырылган.
Аннан тыш, Татарстанда  яңа федераль закон буенча эшләргә өйрәтү максатыннан даими рәвештә күп кенә укулар, семинарлар оештырылып тора.  Закон кабул ителгәннән бирле тармакның 845 белгече катнашында 25 семинар-киңәшмә уздырылган инде.
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында 442 нче Федераль законны уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен бөтен уңайлыклар, шартлар тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International