Шода авылында яшәүче Хәлиуллина Разия Хәлиулла кызына 28 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Разия Хәлиулла кызы беръялгызы яши, социаль карауда тора. Социаль хезмәткәр Гарифуллина Раушания күршеләрне жыеп бәйрәм табыны оештырды.