Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бер генә ветеран да игътибарсыз калмый. Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районының социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре "Язгы мәрхәмәт атнасы - яхшы эшләр эстафетасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бардылар. Әңгәмә барышында ветераннар үзләренең авылларын төзекләндерү буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткергәннәр. Шулай ук күрсәткән игътибар һәм ярдәмнәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре ирештергәннәр.
Ялгыз ветераннар өчен бу очрашу чын бәйрәмгә әверелгән.