ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Бу көннәрдә  республиканың “Гаилә” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-методика үзәге һәм Татарстан Республикасы милли музее тарафыннан районнарда тормыш авырлыкларын тоеп, күреп үскән балаларга Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына экскурсия оештырды.
Шушы көннәрдә Арчаның “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Игътибарга визит-Визиты внимания” акциясе оештырдылар.
Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Мы с Победой дошли до Берлина” бәйрәме узды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәге  белгечләре максатчан төркем яшьүсмерләре белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт" исеме астында рәсем конкурсы үткәрделәр.
Бу көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрстү үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугышның Җиңү этабы!” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада үзәктә эшләүче белгечләр һәм үзәк карамагындагы балалар катнашты.
Шушы көннәрдә Балтач мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Хәтер яши, хәтер мәңгелек” исеме астында район конкурсы узды.
Җиңү Бәйрәме уңаеннан Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен  “Георгий тасмасы” акциясе үткәрде.

4
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны бәйрәм итү һәм аңа әзерләнү өчен оештырылган комитет утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Утырышта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев,  ТР хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.

2
май, 2015 ел
шимбә
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев стационар оешмаларның социаль хезмәт күрсәтү һәм аларның янгыннан саклау куркынычсызлык берәмлекләре әзер булуын тикшерү максаты белән министрлык карамагындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль оешмаларда булып кайтты.

1
май, 2015 ел
җомга
Бүген без чираттагы Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне,  Яз һәм Хезмәт бәйрәмен бәйрәм итәбез. Бу көнне тырышлыгы белән безнең тормышыбызны яхшыртучы төрле һөнәр ияләрен хөрмәтлибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International