Бу көннәрдә республиканың “Гаилә” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-методика үзәге һәм Татарстан Республикасы милли музее тарафыннан районнарда тормыш авырлыкларын тоеп, күреп үскән балаларга Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына экскурсия оештырды.
Экскурсия алып баручысы сугыш вакытындагы якташларыбызның каһарманлыклары турында сөйләде. Балалар да белемнәре белән уртаклашты. Укучылар зур сугышның кечкенә батырлары турында бик игътибарлап тыңладылар.
Республиканың “Гаилә” үзәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерде.