Васил Шәйхрәзиев министрлык карамагындагы интернат-йортларда булып кайтты

2015 елның 2 мае, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев стационар оешмаларның социаль хезмәт күрсәтү һәм аларның янгыннан саклау куркынычсызлык берәмлекләре әзер булуын тикшерү максаты белән министрлык карамагындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен социаль оешмаларда булып кайтты.

Очрашуда шулай ук министр Эльмира Зарипова, министр урынбасары Юлия Абдреева һәм интернат-йортлар урнашкан территорияләрнең муниципалаль берәмлек башлыклары катнашты.

Чара барышында оешмаларда торучы һәм социаль ярдәм алучылар белән очрашулар уздырылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International