Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле казанлылар!

2015 елның 1 мае, җомга

Бүген без чираттагы Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне,  Яз һәм Хезмәт бәйрәмен бәйрәм итәбез.

Бу  көнне тырышлыгы белән безнең тормышыбызны яхшыртучы төрле һөнәр ияләрен хөрмәтлибез. Бәйрәмнең төп герое булып, әлбәттә, таланты, эшчәнлеге белән төрле профессиональ үрләр яулаган һәм үзенең хезмәт җимешләрен  яшь буынга тапшырырга омтылган хезмәт кешесе булды һәм булачак.  

Һәр эшләүче кеше хисабына безнең ил һәм бөтен дөнья  үсеш ала, кешелек дөньясы фәндә, техникада һәм күп кенә башка өлкәләрдә алга зур адымнар ясый.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән барыгызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм язгы бәйрәм кәефе телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International