Түбән Каманың “Веста” үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара уздырылды

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Бу көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрстү үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугышның Җиңү этабы!” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада үзәктә эшләүче белгечләр һәм үзәк карамагындагы балалар катнашты.

Социаль тәрбияче совет халкының батырлыгы, Бөек Җиңүнең зур югалтулар белән килүе турында сөйләде. Балалар алдагы елларда 9 май бәйрәмен ничек уздырганнары белән уртаклаштылар. Кызлар-егетләр конкурсларда үзләренең тапкырлыкларын һәм батырлыкларын күрсәтертте.

Чара ахырында Татарстан республикасы Президиумы Профсоюзы оештырган Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Барлык катнашучыга рәхмәт хаты тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International