Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү үзәге белгечләре максатчан төркем яшьүсмерләре белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт" исеме астында рәсем конкурсы үткәрделәр.
Конкурсның төп максаты: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.