Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны бәйрәм итү һәм аңа әзерләнү өчен оештырылган комитет утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Утырышта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт советы Рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.
Чара Татарстанның барлык муниципаль районнарын кушып, видеоконференция режимында узды.
Утырыш барышында төп доклады белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев чыгыш ясады. 1 май 2015 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә Татарстанда 72 723 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, дип билгеләп үтте ул. Аларның һәрберсе өчен махсус социаль паспортлар ясалды, бу социаль-көнкүреш медицина һәм торак шартларын яхшыртты, аларны системалы итте, дип әйтте ТР Премьер- министры.
Экстрен рәвештә килеп чыккан сорауларны чишү өчен, 45 комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәкләрендә төрле профильле белгечләр чыгуны күздә тоткан мобиль бригадалар эшли.
Өстәвенә, Васил Шәйхрәзиев Бөек Ватан сугышында катнашучылар барлык федераль һәм региональ льготалар белән тәэмин ителәчәген дә билгеләп үтте.