Буа районында “Георгий тасмасы” акциясе уздырылды

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Җиңү Бәйрәме уңаеннан Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары өчен  “Георгий тасмасы” акциясе үткәрде.

Акция киләчәк буынга Бөек Җиңүнең нинди авырлыклар, зур югалтулар белән килүен, өлкән буынга, ветераннарга карата хөрмәт хисен тәрбияләү максаты белән оештырылды. Физик мөмкинчелекләре чикләнгән балалар георгий тасмасының барлыкка килү тарихы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International