Яшел Үзәннең “Гнездышко” социаль приюты карамагындагы балалар сугыш ветераны белән очрашты

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең “Гнездышко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Мы с Победой дошли до Берлина” бәйрәме узды.

Тантанада Бөек Ватан сугышы ветераны Вячеслав Попов катнашты. Ул балаларга дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләде. Бәйрәмдә балалар Җиңү турында шигырьләр дә сөйләде.

Сугыш геройлары истәлегенә балалар шәмнәр яндырып “Мәңгелек ут” композициясе төзеделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International