ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Яшел Үзәннең психоневрологик интернатында яшәүчеләр күңелләрендә әхлакый хисләр тәрбияләү максатыннан шәһәрнең Җиңү паркында булып кайткан.
Шушы көннәрдә Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә реабилитация үтүче Бөек Ватан Сугышы ветераннары белән чираттагы мәгълүмати-консультацияле очрашу узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел уңаеннан бәйрәм чараларын үткәрү дәвам иттерелә.
Менделеевск шәһәре “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  әхлакый-патриотизм тәрбияләүгә багышланган эшләр дәвам иттерелә. Шушы көннәрдә “Камские зори” приютының мәктәпкәчә булган балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр педагоглары белән берлектә Җиңү көненә кәгазьдән поделкалар ясады.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган брифинг узды. Чарада ТР вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева,  ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова, ТР эчке эшләр министрлыгының сакны оештыру һәм полициянең махсус учреждениеләрен конвоирлауга алу бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашты.
Бүген Минзәлә районы иске Матвеевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориаль һәйкәлнең тантаналы ачылуы узды.
Бөгелмәдә урнашкан "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең белгечләре Язның игелек атнасы уңаеннан “Твори Добро” интерактив чарасын оештырдылар. Чарада Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбияләнүчеләре катнашты.

Тукай районындагы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  Князев урта мәктәбендә кабаттан хокук бозуларны кисәтүгә багышланган  чара үткәргәннәр.

Россия Федерациясендә инвалидларга тиешле ярдәм күрсәтү социаль сфераның иң мөһим  эшчәнлеге дип карала. Россия 2012 елда инвалидлар хокукы турындагы Конвенцияне раслады. Ике ел узу белән, 2014 елда, ООН Комитетына инвалидлар хокукы турында беренчел доклад җибәрелде.
Бүген Менделеевск шәһәре “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында волонтерлар белән очрашу узды. Очрашуның төп идеясе – Җиңүнең 70 еллыгы эмблемасында чагылдырылган тынычлык символы белән балаларны таныштыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International