Шушы көннәрдә Арчаның “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Игътибарга визит-Визиты внимания” акциясе оештырдылар.
Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу максаты белән оештырылды. Акциядә катнашучылар сугыш еллары хәтирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук үзәкнең юрисконсультанты белән аларны борчыган сорауларга җаваплар ала алдылар. .
Үзәк белгечләре 28 сугыш ветерананына, 104 тыл хезмәтчәненә, 13 тол калганнар белән очрашып, сөйләшеп, хәлләрен белеп кайттылар.