ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәтелүче гаиләләр катнашында бәйрәм чаралары уздырылды.  Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен иң күңелле чараларның берсе "Крылья Советов" паркындагы "Салават күпере" тематик уен мәйданчыгы булды. 

Бүген Лаеш районы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәклендерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган “Балачак илендә бәйрәм”  дип исемләнгән театральләштерелгән чара үткәрелде. Бәйрәмдә барлыгы 60 бала катнашты. 

Бүген Буа шәһәренең үзәк мәйданында традициягә кергән бәйрәм узды.  “Гармония” үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү белгечләре “Подросток”, “Радуга”, “Преодоление” клубларын әгъзалары өчен бик тә кызыклы программа оештырды.
Бүген Балаларны яклау көне уңаеннан Аксубай районы “Нежность” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Бәхетле булып үсәм” дип исемләнгән акция оештырылды. Балаларга һәм ата-аналарга буклетлар таратылды. Белгечләр социаль адаптацияләүдә кыенлык кичергән балаларны елгырлыкта сынадылар.
Бу көннәрдә Чирмешән авылында кул-аяк хәрәкәтләре зарарланган инвалидлар арасында “БОЧЧА” уены буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.  Бу турнир параолимпия хәрәкәтен популяштыру максаты белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелде.
Җәйнең беренче көнендә Алабугада “Рәсәй провинциясендә классика”  әдәби проекты нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүенә һәм Рәсәйдә әдәбият елы кысаларында әдәби чара узды.  
Бүген Биектау районы “Эмет” үзәге белгечләре Куркачи гомуми белем бирүче мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә “Мин һәм спорт” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Бәйрәмдә үзәктә патронажда торучы һәм социаль ярдәм алучы балалар катнашты.

“Наркотикларсыз яшәү” һәм “Тәмәкесез көн” акциясе кысаларында Тукай районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары “Яшәсен спорт” асфальтта ясау рәсемнәр конкурсын оештырды.

Бүген Яшел Үзәндә “Повар” профессиясен үзләштерүчеләр өчен курслар тәмамланды. Укуны уңышлы итеп барлыгы 14 эшсез калган кеше бетерде.
Бүген  ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитетында  утырыш уздырыла. 14 яшьтән 18 яшькә чаклы булган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча үткәрелә торган әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International