ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Министрлык вәкилләре Чүпрәленең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген тикшерделәр

Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре балалар Сабантуен  уздырдылар.

Нәтиҗәләр ясап, "Рональд Макдоналд йорты" хәйрия фонды Балалар республика клиник хастаханәсендә белгечләр өчен “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен адаптив физик культура” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды. 

Халыкара балалар яклау көне кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова 12 бала өчен  7 нче номерлы балалар китапханәсенә бару экскурсиясен оештырган. Чараның максаты булып балаларда матур әдәбяткә карата кызыксыну хисләрен уяту, бер-береңә ягымлы мөнәсәбәтне  тәрбияләү тора.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары “Волонтер” хәрәкәте ярдәме белән Алабуга шәһәренең истәлекле урыннарына барып кайттылар.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында “Тепло бабушкиных рук” проектының  гамәлгә ашырылуы дәвам иттерелә. Проектны  Алабуга интернат йортының “Алтын яшь” үз иреклеләр отряды гамәлгә ашыра.

Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйгә мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча  вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде. 

Бүген Менделеевск районы “Камские зори” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркотикларның зыяны һәм секталар аша наркотик тарату турында әңгәмә узды. Дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Шушы көннәрдә "Нур" яшьләр үзәгендә “Җил үзгәреше” балалар иҗаты конкурсының финалы узды. 

Бүген Балтачның “Наз” үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә “Бәхетле балачак” исемле чара үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International