Казанда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан чара уздырылды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр күрсәтелүче гаиләләр катнашында бәйрәм чаралары уздырылды.  Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен иң күңелле чараларның берсе "Крылья Советов" паркындагы "Салават күпере" тематик уен мәйданчыгы булды. Ул "Альпари" иминият фонды ярдәме белән оештырылган.
Әкияти персонажлар булып киенгән аниматорлар балалар өчен интерактив программа, сабын куыгы тамашасы, кинологлар һәм аларның этләре катнашында канистерапия мәйданчыгы кебек күңел ачу чаралары оештырганнар. 
Мастер-классларда һәр бала да катнашкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International