Чистай “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүче кул-аяк хәрәкәтләре зарарланган инвалидлар арасында узган ярышта җиңү яулаган

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдә Чирмешән авылында кул-аяк хәрәкәтләре зарарланган инвалидлар арасында “БОЧЧА” уены буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.  Бу турнир параолимпия хәрәкәтен популяштыру максаты белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелде.

Ярышларда  Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән командалар катнашты.  Чистай районының “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан Оксана Большакова әлеге чарада көч сынашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ул беренче урынны яулады. Оксана Большаковага медаль һәм мактаулы грамота бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International