Лаеш районы тернәклендерү үзәгендә “Балачак илендә бәйрәм” дип аталган чара узды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Лаеш районы физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәклендерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган “Балачак илендә бәйрәм”  дип исемләнгән театральләштерелгән чара үткәрелде. Бәйрәмдә барлыгы 60 бала катнашты.

Үзәк белгечләре балаларга бәхет хисе, күңелле кәеф бүләк итергә тырыштылар. Балалар тамашадан тыш төрле уеннарда, ярышларда күңел ачты.

Искиткеч программа, позитив эмоцияләр, яхшы кәеф, яңа танышулар һәм бүләкләр балаларны бик тә шатландырды.

 Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга теннис өстәле бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International