Аксубай районының «Нежность» үзәгендә “Бәхетле булып үсәм” дип исемләнгән акция оештырылды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Балаларны яклау көне уңаеннан Аксубай районы “Нежность” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Бәхетле булып үсәм” дип исемләнгән акция оештырылды. Балаларга һәм ата-аналарга буклетлар таратылды. Белгечләр социаль адаптацияләүдә кыенлык кичергән балаларны елгырлыкта сынадылар.

Бәйрәм атмосферасы балаларга кызыклы, күңелле, истә калырлык минутлар бүләк итте.

Чараның төп максаты – социаль тискәре күренешләрне профилактикалаштыру, булдырмау, сәламәт тормыш алып бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International