Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә спортка багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылган

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

“Наркотикларсыз яшәү” һәм “Тәмәкесез көн” акциясе кысаларында Тукай районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары “Яшәсен спорт” асфальтта ясау рәсемнәр конкурсын оештырды.

Шулай ук “Чемпионы” һәм “Гладиаторы” командалары арасында мини-футбол буенча дуслык матчы үткәрелде.

Ахырда барлык катнашучыларны грамоталар һәм тундырма белән бүләкләделәр. Приют хезмәткәрләре булышканнары өчен эшмәкәр Авзалов Азат һәм Салихов Иреккә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International