Яшел Үзән пешекчеләренә эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәндә “Повар” профессиясен үзләштерүчеләр өчен курслар тәмамланды. Укуны уңышлы итеп барлыгы 14 эшсез калган кеше бетерде.

Белем алу өч ай дәвамында Яшел Үзән филиалының “Региональ квалификация күтәрү агентлыгы” Автономлы түләүле булмаган оешмада үтте. Нәтиҗәләр ясап, пешекчеләр аттестацион комиссиягә төрле ризыклар пешереп күрсәттеләр, бу күнекмәләрне алар практик дәресләр барышында алдылар.

Үзләрен яхшы яктан күрсәткән поварларга укуны тәмамалаганнан соң эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International