ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Теләченең «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, бәйрәм чарасы үткәрделәр.

29
май, 2015 ел
җомга

Шушы көннәрдә “Олимп” комплексында “Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Дом Рональда Макдональда” хәйрия фонды  вәкилләре белән берлектә  балалар спорт бәйрәме үткәрде.

Юл йөрү иминлеге буенча глобаль атналык үткәрү кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләле балигъ булмаган балалар өчен Казан шәһәре буенча РФ МВД идарәсенең ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән очрашу оештырды. 

Март һәм апрель айларында  Биек Тауның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге нигезендә эшләүче  “Волонтер” үзәге волонтер отрядлары арасында “Лучшие из лучших” конкурсы игълан итте. Конкурс максаты булып Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чара һәм акцияләр уздыру тора. Конкурста 13 волонтер отряды катнашты.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәһәр һәм район мәктәпләренең педагоглары, психологлары, уку һәм укыту буенча директор урынбасарларының киңәшмәләрендә катнашты.

Бүген Халыкара балалар яклау көнен билгеләү уңаеннан Чистайның “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Веселые старты” спорт-сәламәтләндерү эстафетасын үткәрде.

Хокук бозу, наркомания, балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салу очракларын профилактикалау чаралары кысаларында  Биек Тау районы мәктәпләрендә укучы балалар арасында “Я имею право на любовь” республика балалар рәсеме конкурсы үткәрелгән иде.

Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре “О, спорт, ты – жизнь” дигән клуб сәгате үткәрде. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе һәм “Мин яшәүне сайлыйм” программасы кысаларында үткәрелде.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кунаклар быел инде өченче тапкыр килә. Бу юлы алар приютның тирә-ягын яхшыртырга ярдәм итте: алмагачларны казып чыгарды, клумбаларны чистартты, куак һәм чәчәкләр утыртты.

Шушы көннәрдә Чистайның “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре “Мангуст” волонтер отряды белән берлектә зыянлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан “Бөтендөнья тәмәкесез көн” акциясен үткәрде. Чарада якынча 35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International