Буа районы “Гармония” үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үтте

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Буа шәһәренең үзәк мәйданында традициягә кергән бәйрәм узды.  “Гармония” үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү белгечләре “Подросток”, “Радуга”, “Преодоление” клубларын әгъзалары өчен бик тә кызыклы программа оештырды.

Башта барлык катнашучылар балалар концертын карадылар. Шуннан соң алар асфальтта төрле рәсемнәр ясау буенча конкурста катнашты. Шулай ук “Безгә бергә күңелле” дип исемләнгән уен программасында күңел ачтылар. Балаларга аеуруча “Йоклама”, ”Мин беләм, мин яратам”, “Кар атыш” уеннары ошады. Уен программасы “Яхшы көн өчен рәхмәт” дигән рефлексия белән тәмамланды. Монда балалар бер-берсенә рәхмәт әйттеләр, дуслык хисләре белдерделәр.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International