“Алтын яшь” волонтерлары сугыш турында поэма укыды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Җәйнең беренче көнендә Алабугада “Рәсәй провинциясендә классика”  әдәби проекты нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүенә һәм Рәсәйдә әдәбият елы кысаларында әдәби чара узды.   Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты карамагындагы “Алтын яшь” отряды волонтерлары бу чарада үзләрен бик актив рәвештә күрсәттеләр.   Үзәк китапханә бинасы кырыена төрле яшьтәге шигырь укучылар җыелды. Бик тә җылы халәттә Александр Твардовскийның “Василий Теркин” поэмасын укыдылар. Поэманы укыган һәрбер кеше аңа үз күңелен салып, әдәби әсәрнең матурлыгын тыңлаучыга җиткерергә тырышты.  Тамашычылар арасында хәтта кечкенә балалар да бар иде, бу бик тә шатландырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International