Биектау районы “Эмет” үзәге белгечләре Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрде

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Биектау районы “Эмет” үзәге белгечләре Куркачи гомуми белем бирүче мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә “Мин һәм спорт” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Бәйрәмдә үзәктә патронажда торучы һәм социаль ярдәм алучы балалар катнашты.

Белгечләр төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрделәр. Һәрбер бала бәйрәм рухын тоеп, оештыручылар әзерләгән ярышларда бик теләп катнашты. Балаларга истәлекле бүләкләр өләштеләр.

Ата-аналар һәм балалар оештыручыларга үз рәхмәтләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International