Шушы көннәрдә балалар иҗат йортында Әлкинең “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният Йорты һәм мәгариф бүлеге белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле булган, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Әлеге чарада 160 бала катнашкан.
Бүген “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында Тукай районының "Шафкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Балачак тукталышы” дигән чара булып узды. Монда социаль ярдәмгә мохтаҗ булган 45 бала чакырылган.
Түбән Каманың “Веста” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаилә һәм балалар өчен "Дуслар уены" дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Әлеге чарада 37 бала катнашты. Үзәк хезмәткәрләре бу бәйрәмне команда кысаларында үзара күнекмәләрне яхшырту максаты белән үткәрде.
Бүген Казанның "Здравушка" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Борис Полевой” теплоходында кызыклы сәяхәт үткәрелде.
Түбән Каманың “Веста” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнарның рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан “Күңел күпере” исемле чара узды. Биредә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар катнашкан.
Бүген ТР Дәүләт советында Татарстан оешмаларында эшче һөнәрләре һәм инженерлык белгечлекләренә кадрлар җәлеп итү турында сөйләштеләр.
Бүген Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнаштыру өчен махсуслаштырылган ярминкә узды. Чарада 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган 80 кеше катнашты.
Бу көннәрдә Биектауның “Эмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2015 елга расланган План нигезендә аттестация уздырды.