Түбән Каманың “Веста” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнарның рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан “Күңел күпере” исемле чара узды. Биредә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар катнашкан.
Балалар спорт ярышларында катнашты, биеде, табышмаклар чиште. Барлык катнашучы да бәйрәм чарасыннан канәгать калды.