2016 елда төбәкнең икътисадында кадрлар әзерләү ихтыяҗы 41,1 мең кешене тәшкил итәчәк

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт советында Татарстан оешмаларында эшче һөнәрләре һәм инженерлык белгечлекләренә кадрлар җәлеп итү турында сөйләштеләр.

2016 елда төбәкнең икътисадында кадрлар әзерләү ихтыяҗы 41,1 мең кешене тәшкил итәчәк дип фаразлыйлар. Киләсе елга эшче кадрларга ихтыяҗ 14,7 мең кешене, ул да булса 35,6%ны тәшкил итәчәк, урта һөнәри белем бирү системасында урта звено белгечләрен әзерләү 14,5 мең кеше яки 35,3%ын билиячәк, белгечлекләре буенча югары белемлеләр 11,9 мең кеше яки 29,1% булачак.

Хәзерге вакытта эшче кадрларда шәһәр хуҗалыгы, транспорт, хезмәт күрсәтү тармагы, торак төзелеше өлкәләрендә кытлык күзәтелә.
Белгечләр сүзенә караганда, киләчәктә урта һөнәри белемле медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр, монтажниклар, автослесарьлар, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International