Бүген Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнаштыру өчен махсуслаштырылган ярминкә узды. Чарада 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган 80 кеше катнашты.
Барлык катнашучы ярминкәдә эшкә урнашу мәсьәләсе буенча консультацияләр алды.
Шулай ук укучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.